5 июль көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Авыл перспективасы” проекты кысаларында “Олимп” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Волонтер” иҗтимагый оешмасында Рәсәй регионара “Волонтер” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Антон Актуганов булып китте.

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Районыбызның “Волонтер” хәрәкәте әгъзалары башлыча Теләче мәктәбе укучылары булганлыктан, очрашу әлеге мәктәптә узды. Чара кысаларында Антон Актуганов узган ярты еллык буенча эш нәтиҗәләре белән танышты, уңай якка үзгәреш сизелерлек зур икәнлеген ассызыклап үтте. Очрашу кысаларында аның тарафыннан социаль проеклау буенча мастер-класс күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International