Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм авыл җирлеге белән берлектә иң ныклы, тормыш сынаулары белән сыналган, 50, 55 ел бергә гомер иткән гаиләләрне тәбрикләде. Гаилә бәйрәменең сафлык һәм мәхәббәтне символлаштыручы рәсми символы – ромашка чәчәге бар. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре “Ромашка бүләк ит!” акциясе игълан итеп, мәхәббәт, тугрылык, аңлашу, иминлек, шатлык теләп гаиләләргә кулдан ясалган ромашка чәчәге бүләк иттеләр,
чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, озын гомер, якын кешеләре тарафыннан игътибар һәм кайгыртучанлык теләделәр.