2017 елның 11 июле көнне 10.30 сәг.Башкарма комитетының актлар залында районыбыз башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, КФХ башлыклары һәм җирлеүзидарә башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә терлек азыгы хәзерләү, амбарларны ашлык кабул итергә, комбайннарны ашлык суктыруга әзерләү, симәнә чәчүлекләрен эшкәртү сораулары каралды. Шулай ук Зәй районында сидератларны эшкәртү технологиясе белән таныштырылды.