3 нче балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан матур чаралар уздырылды. Һәр төркемдә балалрның яшь үзенчәлекләренә карап “Минем гаиләм”, “Минем гаилә шәҗәрәсе”,”Гаилә учагы” дип исемләнгән кичәләр утте. Кичәләрнең максаты: гаилә турында төшенчә бирү, әти –әниләренең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер тапкыр аңлату. Туган жирнең, гаиләнең һәркем өчен бер генә булуына төшендерү. Әти-әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү иде.
Тормышыбыз матур, илебез тыныч, гаиләләребез имин , балаларыбыз бәхетле булсыннар!