10 июль көнне Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Ашлык сугу комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте хәм шулай ук, хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хэм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
Ашлык сугу комбайннарын техник карауга яхшы итеп әзерләгән: Акрос-530-комбайнеры Набиуллин Рөстәм (ярдәмчесе - Набиуллин Ильнар), Акрос-530-комбайнеры Шагиев Фарит (ярдәмчесе – Ахметзянов Фәнил).