VI халыкара «Сәләт» яшьләр форумы.

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

2017 елның 14 нче  июль көнендә Теләче урта мәктәбенең укучылары VI  халыкара яшьләр Форумына катнашу өчен Биләргә  барып кайттылар. Яна технологияләрне өйрәнүгә , профессияләр сайлауга  багышланган  беренче смена Теләче районының талантлы балаларына  кызыклы "Сәләт" илендә сәяхәт итәргә  мөмкинлеген бүләк итте.  VI Халыкара яшьләр "Сәләт" белем бирү Форумында катнашу өчен Биләр музей-тыюлыгының территориясенә Татарстан Республикасының  барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән   делегацияләр килгән иде.  Бу сәфәр барыбызга да бик ошады, без  "Сәләт" лагерена рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International