Балалар өчен җәй – күңелле ял вакыты. Җәйге ялны күңелле дә, файдалы да итеп уздыру, табигатькә, әйләнә - тирәгә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, 13 июль көнне, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә табигать дөньясына экскурсия оештырдылар. Экскурсия барышында балалар дару үләннәре белән таныштылар, үзләре өчен бик күп яңа һәм файдалы әйберләр ачтылар, туган якның үсемлекләре, хайваннары турында әңгәмә кордылар, урман дөньясына кагылышлы табышмаклар чиштеләр. Җәйге аланда кызыклы китаплар укып, әдәби геройлар белән таныштылар. Экскурсия балаларның җитез, тапкыр, күңелле уен программасы белән тәмамланды,балалар өчен файдалы ял булды.