Тәрбиячеләр балалар белән мавыктыргыч әңгәмәләр алып бардылар. Әңгәмә барышында сәламәтлек өчен кояшның файдасы һәм зыяны турында сөйләнелде. Балаларның кояш турында күзаллаулары кинәйтелде, аның иң төп функцияләре-яктырту һәм кыздыру турында сөйләшенде.
Кояшның табигатькә һәрвакытта да файда китермәве турында - кояш астында озак торган вакытта тән тиресе пешергэ, башка эссе кагуы, урманнарда янгын чыгу куркынычы булуын, кырларда, болыннарда чирәмнәр коруы турында сөйләшенде. Балалар кызыксынып, игьтибар белән тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр.Тәрбияче апалары белән берлектә балалар саф һавада кояшны күзәтте. Асфальтта акбурлар белән кояш рәсеме ясалды. Дидактик һәм хәрәкәтле уеннардан: "Кояшны яса", "Кояш һәм яңгыр", "Көн һәм төн" уйналды. Балаларга "Кояш илендә"бик тэ ошады.Алар бик кәнагать калдылар.