Бүген , зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр белән бергәлектә туган якны өйрәнү музеена экскурсияга бардылар.

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Балаларабыз борынгы чорлардан алып,  бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Фронттан язган хатлар, газета хәбәрләре, хәрбиләрнең фоторәсемнәре, шәхси әйберләре, илебез тормышында булган һәр вакыйгага карата җирле документларны, язмаларны балалар  кызыксынып карадылар. Үз чиратыбызда 3нче балалар бакчасы коллективы исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен  рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International