18 июль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар белән «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән кичә узды.

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова  иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәтү ясады. Шулай ук Теләче районыннан  чыккан язучыларның  китапларыннан төзелгән  «Туган якның энҗе бөртекләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International