Акциянең максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты.