Районда хуҗалыкларның 2017 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

      2017 елның 20 июлендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында  комиссия тарафыннан, 2017 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

      Конкурста комбайннар 18 өлештән торган күрсәткечләр белән хәм баллар  белән бәяләнеп тикшерелде. Тикшерү вакытында, бер бөртектә икмәкне  югалтуларсыз, түкми-чәчми җыеп алу максатыннан, хәрбер комбайн  контроль суктырылып каралды. Шулай ук, конкурста икмәкне ташу өчен  биек бортлы хәм герметизацияләнгән үзйөрешле техниканы, амбар  хуҗалыгын (икмәк саклау складларын, киптерү машиналарын,  икмәк  чистарту хәм аралау линияларын), үлчәү җайланмаларының әзерлеген, хезмәт хакын түләү хәм уңышны җыеп алу вакытында  механизаторларга эшләнгән кызыксындыру чаралары тикшерелде.

      Урып-җыю кампаниясе вакытында техник хәм янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде хәм комбайннарның  янгын сүндерү җайланмалары (огнетушительләр), аптечкалар белән,  комбайнерларның махсус киемнәр белән тәэмин ителеше тикшерелде.

     Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге  хуҗалыкларга бирелде:

     1 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгы 54 балл;

     2 урын – ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгы 53 балл;

     3 урын – ҖЧҖ «Тан» хуҗалыгына 52 балл бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International