Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче-Агро» оешмасында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

      20 июль көнне Теләче муниципаль районынын ҖЧҖ «Теләче-Агро» оешмасында  ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

     Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе-Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

     Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

     Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International