Буген балалар агачлыкка экскурсиягә бардылар.

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Анда агачлар , бөжәкләр, кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. Урманда үсүче җиләкләрне искә төшерделәр, урман шавын тыңладылар,төрле күңелле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Тәрбиячеләр балаларга табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләделәр, тирә-яктагы матурлык белән хозурландылар. Балаларга экскурсиядә бик ошады, алар табигать кочагыннан үзләренә көч һәм энергия туплап кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International