4-5 август көннәрендә Байлар Сабасында кече шәһәрләр һәм районнар буенча 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча зона туры уеннары узды.

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Теләче районы җыелма командасы әлеге ярышта 2-нче урынны алды. Составында балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең футбол түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар булган җыелма командабыз (тренерлары-өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров) Әтнә районы командасын 4:0 исәбе белән җиңде, Саба командасы белән уен исәбе 2:2 булды.

6-7 август көннәрендә исә шушы ук ярышның 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасындагы зона туры уеннары Кукмара шәһәрендә узды. Биредә безнең район футболчылары 1 нче урынны яулап кайтты, һәм сентябрь аенда узачак финал ярышында катнашу хокукына ия булды.

Гомуми исәп буенча, ике команда барлыгы 17 уен уйнаган, шуның икесен генә җиңелгән, 6 уенда исәп тигез һәм 9 уенда җиңү яулаган. Яшь футболчыларны җиңүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International