Яшелчә бакчасындагы хезмәтнең иң югары ноктасы – уңышны җыю. Балалар тәрбияче апалары белән бакчаны тәрбияләделәр: яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утырттылар, сирәкләделәр, төпләрен йомшартып су сиптеләр. Аларның хезмәте бушка китмәде. Көзнең искиткеч матур көнендә балалар уңышны җыеп алдылар. Үз кулларың белән үстергән яшелчәләрне җыю бигрәк күңелле!