"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе дәвам итә

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Республикада икенче ай "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе бара. Акциянең максаты - меценатларны, спонсорларны мәктәпкә җәлеп итү. Акциядә һәркем катнаша ала. Хөрмәтле Алан мәктәбен тәмамлаган һәм хәзер үз эшен оештырган эшмәкәрләребез! Без сезне әлеге хәйрия акциясенә чакырып калабыз. Иганәчелек - малтабарларны бизи торган күркәм сыйфат. Үткәнен барлаганның киләчәге бар! Үз мәктәбегезгә борылып карарга онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International