"Өстенлекле мәктәпләр" Алабугада җыелды

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

5 -7 август көннәрендә мәктәп директоры Сөнгатуллин М.М., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәсхетдинов А.Х. Алабуга шәһәрендә "Өстенлекле мәктәпләр" өчен уздырылган семинарда катнаштылар. Семинар кысаларында мәктәп күләмендә методик коучинг ярдәмендә педагогик кадрларның профессиональ үсешен тәэмин итү турында сүз алып барылды һәм укулыр оештырылды. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры  Фаттахов Энгель Навапович, директорлар, директор урынбасарлыры, мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре  катнашында август киңәшмәсенең секция эше дә алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International