3 нче июльдән 20 нче июльгә кадәр Теләче урта мәктәбендә “Дуслык” хезмәт hәм ял лагеры эшләде. Лагерьда балалар ял иттеләр hәм мәктәпнең тәҗрибә участогында практика үттеләр. Хезмәт hәм ял лагерында ял вакытлары балалар күңелендә бердәм эшләр, кызыклы уеннар hәм VI Халыкара яшьләр "Сәләт" белем бирү Форумында катнашу белән истә калачак.