Агымдагы елда ЗАГС хезмәте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, Иске Җөри урта мәктәптәбенең хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән гражданлык хәле актларын язу бүлегенә экскурсиягә бардык. Әлеге бүлекнең җитәкчесе Әнисә Хатиповна укучылар өчен экскурсия үткәрде һәм “Гаилә – тормыш нигезе” дигән темага чыгыш ясады, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу барышында укучылар күп кенә яңа мәгълүмат алдылар. Шундый кирәкле, файдалы очрашу оештырганнары өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәт!/