10 август көнне Теләче балалар китапханәсендә «Сказка мудростью богата» дигән китап кургәзмәсе төзелде.

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Мәктәпкәчә яшь ул - баланың иң әкияти чоры. Әкият балаларның иң яраткан әдәби жанры булып тора. Чын әкиятнең ахыры әйбәт тәмамлана. Әкияттә нәрсә генә килеп чыкса да, бар да яхшы булып бетә. Нәкъ менә әкият нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәненә төшендерә.

Әлеге күргәзмә аша без китап укучыларыбызга дөньяда үз урыннарын танырга, яхшылык һәм явызлык, дуслык һәм хыянәт, батырлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын булдырырга ярдәм иттек. Балаларга китап укысаң, аларның кызыксынучанлыгы, аралашучанлыгы арта, күзаллаулары яхшырак була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International