Бакчабызга йөрүче балалар өчен яшелчә бакчасы - хезмәт тәрбиясе бирү, аралашу, үзеңнең мөмкинлекләреңне белү һәм саф һавада булу урыны. Ә саф һава үз чиратында сәламәтлекне ныгыту һәм саклау. Яшелчә бакчасындагы хезмәтнең иң югары ноктасы – уңышны җыю. Балалар тәрбияче апалары белән бакчаны тәрбияләделәр: яшелчәләрне һәм чәчәкләрне утырттылар, сирәкләделәр, төпләрен йомшартып су сиптеләр. Аларның хезмәте бушка китмәде. Безнең бакчада уңыш 2017 җыю башланды. Бүген үзебез үстергән суганны һәм сарымсакны җыеп алдык.