10 августта Шармыш авыл китапханәсендә Виталий Бианкиның "Урман вакыйгалары" әсәре буенча экологик уен уздырылды.

2017 елның 11 августы, җомга

Бу чара язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышудан башланды. Аннан соң "Язучы - натуралист В. Бианки" исемле презентация күрсәтелде. Алга таба “Битләре буенча китапны таны” дигән уен оештырылды. В.Бианкиның зур булмаган әсәрләреннән өзекләр укылды һәм балалар бу китапны  дөрес атаган очракта китап экранда күренде. Аннары укучылар кошлар, хайваннар һәм үсемлекләр турында төрле табышмаклар чиштеләр. Ахырда балалар "Көн-төн" дигән уен уйнадылар. Балалар барлык биремнәрне дә бик теләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International