11 август көнне 3 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар өчен бәйрәм- Сабантуй үткәрделәр.Сабыйларның буш вакытын эчтәлекле, мәгънәле итеп үткәрү йөзеннән, төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора биредә. Нәниләр бәйрәме булса да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә яратып әзерләнгән иде әлеге чарага. Балалар төрле-төрле уеннарда катнашты, җыр-биюләрдә дисеңме. Сабантуй кызганнан-кызды гына.Уеннарның ниндиләре генә юк. Нәкъ зурлар бәйрәмендәге кебек...– Бәйрәмгә бүләкләр биргән өчен, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, һәркайсына исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.