Атна буе бакча хезмәткәрләре балалар белән бик зур эш башкардылар. Икмәкнең кайдан килгәнен, кем үстергәнен һәм ничек үстерелгәнен, ничек өстәлгә эләккәнен балалар кызыксынып тыңладылар. Әлеге темага комнан “кабартмалар, бәлешләр” “пешерделәр” һәм” алтын башак “ темасына рәсем күргәзмәсе ясадылар. Атнаны йомгаклап балалар үз куллары белән кабартмалар ясап кардылар. Кабартма пешкән ис бөтен бакчага таралды, соңыннан нәниләр үз кабартмалырыннан авыз иттеләр. Балаларның алган белемнәре алар күңелендә әле озак сакланыр дигән өметтә калабыз.