10 август көнне Мөслимдә республика фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уздырылды.

2017 елның 11 августы, җомга

Киңәшмәнең пленар өлешендә Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов, республика яшьләренең инновацион, профилактик программалар эшләү үзәге җитәкчесе В.С. Коцюбинская, Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге җитәкчесе Т.А. Певгова, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе проректоры А.М. Галимов чыгыш ясады. Безнең район делегациясе составында районның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Тимур Имамиев та катнашты. Республиканың балаларга өстәмә белем бирү оешмалары арасында 2016/2017 уку елы нәтиҗәләре буенча  Теләче районы балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге 2 нче урынга лаек булды, август киңәшмәсендә әлеге оешма җитәкчесе Т.Имамиев диплом белән бүләкләнде. Беренче урында Кукмара районы, 3 нче урында Яр Чаллы шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International