Физкультурачылар көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәсе янында "Сәламәтлекне эзләп саф һавага" дип исемләнгән чара уздырылды. Монда балалар һәм авыл кунаклары катнашты. Төрле спорт уеннары – футбол, велосипедта йөрү, аркан тарту, туплы уеннар үткәрелде. "Физкультурниклар көне" дип исемләнгән әдәби экскурс уздырылды. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә тыңладылар, спорт һәм спорт ярышлары турындагы шаян викторинада катнаштылар, Теләче районындагы спорт өлкәсендәге казанышлар турында сөйләштеләр. Чара ахырында балаларга "Сәламәтлеккә физкультура аша " дигән күргәзмәдәге китаплар тәкъдим ителде.