"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Республикабызда матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” исемле акция старт алды. Акция кысаларында матди хәлләре начар һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балаларга уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкалар бүләк ителә. Акция кысаларында, шулай ук, 2-11 сыйныфларда белем алучы, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-ана белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга да хәйрия ярдәме күрсәтү ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International