Физкультурачылар көне

2017 елның 15 августы, сишәмбе

12 август көнне Теләче мәйданчыгында районның спорт, яшьләр эшләре бүлеге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар спорт сәламәтләндерү үзәге, Олимп яшьләр үзәге, Форпост бүлеге белән берлектә физкультурачылар көнен билгеләп үтте. Чараның ачылу тантанасында Теләче районы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., районның спорт, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе һәм социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Галеев А.В. улы да катнашты. Алар барлык спорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, үзләренең ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә кайбер укытучы тренерлар олы хезмәтләре өчен яшьләр,спорт һәм туризм министрының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алар:

  1. Гыйниятов Рамил Мәүлетҗан улы – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш тренеры;
  2. Мөбәрәкшин Фиданур Марат улы - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей тренеры;
  3. Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол тренеры;
  4. Шәяхмәтов Шамиль Альберт улы- балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол тренеры;
  5. Сафин Алмаз Зөфәр улы - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш тренеры;
  • Теләче муниципаль район башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
  1. Маракова Лилия Шайнур кызы - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту спорт эшләре буенча директор урынбасары
  2. Хисамова Гүзәлия Хәмзә кызы - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең инструктор-методисты.

Калган бик күп кенә тренерлар һәм хезмәткәрләр башкарма комитет җитәкчесе, районның спорт, яшьләр эшләре бүлеге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәмнең төп өлеше спорт уеннары белән дәвам итте, бик теләп футбол уйнадылар, турникта тартылдылар, ласта, капчык киеп йөгерделәр, күңелле стартлар да оештырылды.

Физкультурачылар көненнән барысы да яхшы кәеф белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International