Районда 4,2 мең га майданнан бөртекле культуралар җыеп алынган

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

      Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге  көнгә (16.08.2017 ел) район буенча бөртекле культуралар 4200 га мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 20,6%ны тәшкил итә.  

      Һава шартларының әйбәт торуы урып-җыюда катнашучы комбайнчыларга, югары күрсәткечләргә ирешеп, үзләрен күрсәтү  мөмкинлеген дә бирә.  Алдынгы комбайнчылар рәтендә ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгыннан Гатауллин Ренат - 552 тонна, Гарипов Ренат – 501 тонна, Музипов Ильхам – 498 тонна  ашлык, ҖЧҖ «Теләче Агро»дан Фазульянов Махмут – 447 тонна, Исмагилов Фаргат – 426 тонна, Валиев Фарит – 381 тонна ашлык, ҖЧҖ «Таң»  хуҗалыгыннан Мухаметгалиев Рашит – 373 тонна ашлык,  шулай ук  үзләренең  күрсәткечләре арасында аерылып торган  комбайнчылар ҖЧҖ  «Агролак» хуҗалыгыннан Мазарченков Владимир – 335 тонна, Галиев Алмас – 296 тонна ашлык хәм ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгыннан Нигматзянов Марат –  290 тонна ашлык суктырып алдылар.

      Көзге чәчүгә 6100 га мәйданда җир әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International