15 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә язучы, шагыйрь, драматург Рөстәм Мингалимнең тууына 80 ел тулу уңаеннан "Тиктормас абый: Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимнең тууына 80 ел" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде. Укучылар язучының иҗаты белән аның күргәзмәгә куелган әсәрләре һәм башка материаллары аша таныша алалар.