15 август көнне Шармыш авылы китапханәсенә Н.Н.Носовның китапларыннан торган «Весёлая страна фантазёров» дип исемләнгән күргәзмәгә яшь китап укучыларыбыз чакырылды. Алар язучының әсәрләре белән таныштылар. «Мишкина каша», «Дружок», «Огурцы», «Тук-тук-тук» һ.б китапларына кыскача күзәтү ясалды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Китапханәдә югалган әйберләр белән кәрзин калган булган. Балалар бу әйберләр кемнеке, кайсы герой югалтканлыгын исләренә төшерделәр.
Ахырдан балаларга үзләренең яраткан геройлары турында маҗаралы хикәя язарга тәкъдим ителде.