18 нче август көнне район мәдәният йортында бик зур тантана булды. Тантанада Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балларга ирешкән чыгарылыш сыйныф укучылары, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар һәм аларның остаз укытучылары тәбрикләнде. Имтиханнарда югары күрсәкечләргә ирешкән, 80 нән артык балл җыйган укучылар Закиров Ильсур, Гапдрахманов Рәмиз, Тихонова Виолетта, Егорова Диана, Белоусова Виктория, Әскаров Рамиль, Хабибрахманов Рөстам, Гәлләмова Рәзина, Никитина Ульяна, Шәрәфетдинова Гүзәл, Гарипова Алия, Гаязова Камилә, Кәримуллина Диләра дипломнар һәм буләкләр алдылар. Шулай ук Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар Бариев Айзат, Хәсәншина Фирүзә, Миннуллина Гөлназ, Якупов Илсаф, Нуруллина Айсинә, Данилова Вероника һәм Тимербаева Динә грамоталар һәм бүләкләр алдылар. Югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар Р.Д.Газизова, Г.А. Абдуллина,Г.М. Шәйдуллина, Е.В.Иванова, И.Х. Алексеева, Ф.Ф., Гаптрахманов, Е.Я. Нуртдинова, А.С. Гимаева, А.И. Тимербаев, М.Р. Тимербаева, Р.Р. Гөзаирова, Л.Г.Алексеева, З.Н. Әсадуллина и А.М. Гыйлфанова да бүләкләнделәр. Котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!.