Шушы көннәрдә «Куркынычсыз юлда йөрү”профилактикасы үзәге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. белән Теләче районы буенча полиция бүлегенең өлкән лейтенанты Каримуллин И.Х. безнең бакчада булдылар.

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Алар мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Велосипедта  йөрү үзенчәлекләре, үзяктырткыч элементларны куллануның әһәмияте турында бик җанлы әңгәмә уздырды алар. Балалар һәм тәрбиячеләр өчен бик күңелле, эчтәлекле булды бу очрашу. Соңыннан кунаклар тарафыннан өләшенгән истәлекле бүләкләрне алу балаларга икеләтә дә сөенеч булды. Юлда йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International