Барлык катнашучылар да спортның файдасы турында мәгълүмат алдылар, спортка багышланган табышмаклар конкурсында катнаштылар. Үткәрелгән чарадан балалар бик яхшы тәэсирләр белән таралыштылар. Моңа әйбәт кәеф һәм яхшы һава торышы да зур йогынты ясады.