22 нче август көнне 11.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 17 нче утырышы узды.

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

22 нче август көнне 11.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 17 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган мәсьәләләрдән:

1) 2017 нче елның беренче яртыеллыгына Теләче муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.

2) “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 2017 нче һәм 2018-2019 нчы еллар план чорына  бюджеты турында” Теләче муниципаль район Советының 2016 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында .

3) “Теләче муниципаль районында 2015-2017 нче елларга хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтү буенча эшчәнлекне оештыру”  программасының үтәлеше турында  һәм башкалар.

         Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Мөбинов И.В. чыгыш ясадылар.

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International