18 август көнне район мәдәният йортында зур тантана булды.Тантанада Бердәм дәүләт имтиханында югары балларга ирешкән чыгарылыш сыйныф укучылары, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар һәм аларның остаз укытучылары тәбрикләнде. Безнең Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Сөнгәтуллина А.М. , Шагабиева А.Р. һәм укытучысы Каримуллина Ә.Н. да бүләкләнделәр. Соңыннан беренче сыйныф укучыларына сумка һәм бүләкләр тапшырылды. Бу укучыларны чын күңелдән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!