22 нче август көнне Казан шәһәренең (Идел буе) федераль университеты базасында Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышы үткәрелде. Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең педагогик кадрлар белән эш һәм аларны аттестацияләү буенча методист А.Р. Сабирова һәм Теләче урта гомумбелем мәктәбенең милли белем буенча директор урынбасары, география укытучысы Д.Г. Фәтхрахманова катнашты. Утырышта география фәне буенча үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар, талантлы балалар белән эшне үстерү буенча мәсьәләләр каралды.