Мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте. «Куркынычсыз юл йөрү”профилактикасы үзәге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. белән Теләче районы буенча полиция бүлегенең өлкән лейтенанты Каримуллин И.Х.кунак булып килгән иде. Алар җәйге чорда машинада, велосипедта йөргәндә белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп үттеләр, бик күп санлы педагогларның сорауларна җаваплар бирделәр. Үзләренең тәҗрибәләре белән Теләченең беренче номерлы бакчасыннан өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х.,татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М. , педагог-психолог Хабирова Ф.Ф., өченче номерлы бакчадан мөдир урынбасары Сафина Е.В., икенче номерлы балалар бакчасыннан Гайнуллина М.В.уртаклашты. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М. тарафыннан уздырылган “Уйнап өйрәнә сабыйлар” диеп аталган шөгыль дә карап уздылар.