Рахматуллина А. А. “Бәхетле балачак ” берләшмәсенә йөрүче балалар белән 24 август көнне “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән экологик сәяхәт үткәрде. Ул балаларны “Алагол” болыны, “Макса” елгасы белән таныштырды. Сәяхәт барышында “Чәчәкләр - табигать патшасы” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырды. Балалар төрле спорт уеннары уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр.