Күргәзмәгә патриот шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында булган китаплар куелды. “Батырлык кайда сынала?” дигән темага батырлык дәресе үткәрелде. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре – безнең йөрәк түрендә. Аларның фаҗигале язмышы- киләчәккә кисәтү, гомерләрне сугыш өзмәсен, имин илебездә тыныч хезмәт белән матур яшәсәк иде.