Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге көнгә (25.08.2017 ел) район буенча бөртекле хәм кузаклы культуралар 10,7 мең га мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 53%ны тәшкил итә.
Һава шартларының әйбәт торуы урып-җыюда катнашучы комбайнчыларга, югары күрсәткечләргә ирешеп, үзләрен күрсәтү мөмкинлеген дә бирә. Алдынгы комбайнчылар рәтендә ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгыннан Гатауллин Ренат - 1457 тонна, Музипов Ильхам – 1354 тонна, Гарипов Ренат – 1340 тонна, Валиуллин Марат – 1216 тонна ашлык, ҖЧҖ «Теләче Агро»дан Исмагилов Фаргат – 1010 тонна, Садыков Хазинур – 878 тонна, Валиев Фарит – 742 тонна ашлык, ҖЧҖ «Таң» хуҗалыгыннан Мухаметгалиев Рашит – 821 тонна ашлык, шулай ук үзләренең күрсәткечләре арасында аерылып торган комбайнчылар ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгыннан Мазарченков Владимир – 919 тонна, Галиев Алмас – 866 тонна ашлык хәм ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгыннан Шагиев Фарит -845 тонна, Нигматзянов Марат – 833 тонна ашлык суктырып алдылар.
Бөртекле хәм кузаклы культураларны уруда, алдынгы комбайнерлар ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгыннан Каримуллин Хамит урып-җыю башыннан – 1058 га, ҖЧҖ «Тан» хуҗалыгыннан Аскаров Амир – 833 га, ҖЧҖ «Алан»хуҗалыгыннан Сабиров Айрат хәм Шайхутдинов Рафис – 1620 га, шулай ук ҖЧҖ «Теләче Агро»дан Ситдиков Халик -661 га.