2017 елның 25 нче август көнендә Трөк-Тәмте авылында яшәуче тыл ветераны Юзиева Рәкига Шәяхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәкига апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.