21 нче август көнне Теләченең №1 балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә милли компонентны тормышка ашыруга интеграль якын килү” дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен август киңәшмәсе булып үтте.
Киңәшмәдә Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Ләйсән Миннехан кызы рус балаларын татар теленә өйрәтү буенча кайткан укыту-методик комплектларын (УМК) кулланып катнаш төркем балалары белән уен эшчәнлеген күрсәтте. Бакчада һәр төркемдә тәрбиячеләргә төркемнәрдә оештырылган үстерешле предметлы тирәлекне күзәтү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Район тәрбиячеләре балалар бакчасында дәүләт телләрен өйрәтү максатыннан тәрбиячеләр тарафыннан эшләнгә авторлык проектлары, уеннары һ.б. белән таныштылар. Аннан соң киңәшмә чыгышлар белән дәвам итте. Мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова Анна Николаевна 2016-2017 нче уку елында Теләче районында муниципаль мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирүнең торышы турында сөйләде, тәрбиячеләрнең ел дәвамындагы эшчәнлегенә бәя бирде,яңа 2017-2018 уку елына куелган бурычлар белән таныштырды.