Башлангыч сыйныф укытучыларының киңәшмәсе үткәрелде

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

21 август көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч мәктәптә этномәдәни компонентны куллану” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә 73 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.

2016 – 2017 уку елындагы укытуның торышы турында, 4 сыйныф укучылары белән үткәрелгән Бөтенроссия тикшеренү эшләре нәтиҗәләре белән башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулловна таныштырды.

“Белем бирүдә этномәдәни компонентның үзенчәлекләре”дигән темага Алан мәктәбе укытучысы Садыкова Гузелия Шамил кызы чыгыш ясады.

Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы “ Башлангыч мәктәптә белем бирү минимумын үзләштерү” дигән тема белән укытучыларны таныштырды.

Секция эшендә түбәндәге чыгышлар тыңланды:

- “Яңа стандартлар шартларында белем бирүнең сыйфатын яхшырту шартлары” (Шәмсетдинова Гүзәл Рифкат кызы, Теләче урта мәктәбе);

- Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш эшләрне оештыруда этномәдәни тәрбия” (Бәдриева Наилә Ринат кызы);

- Белем күтәрү курслары буенча чыгышлар. (Мөхәммәтгалиева Зөһрә Тимершовна, Теләче урта мәктәбе; Гиниятуллина Нурсанә Мөхәррәмовна, Олы Мишә урта мәктәбе).

Соңыннан методист Закирова С.Г. алдагы уку елына эш планы һәм белем сыйфатын күтәрү бурычлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International