23 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте.

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Ул "Теләче муниципаль районында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" темасы астында үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы чыгыш ясады. Ул районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елының эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Район татар теле укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарипова Ризәлә Габдрәүф кызы һәм Гыйлфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Үзәк урта мәктәбеннән Николаева Альбина Мәгъсүм кызы һәм Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы

Мәннанова Фидая Җәмилевна үзләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International