Ул "2017-2018 нче уку елында тарих һәм җәмгыять белеме укытуның актуаль мәсьәләләре" темасына үткәрелде. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты, тарих фәннәренең кураторы Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы чыгыш ясады. Районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Хәсәншина Венера Мәсгүт кызы сөйләде. Киңәшмәдә тарих укытучыларының республикада үткәрелгән беренче съезд материаллары буенча Хәсәнова Альбина Мөбәрәкҗан кызы, Шәкүров Тимур Рәкыйп улы, Бикчәнтәева Диләрә Мәүлитҗан кызы, Зәйнетдинова Диләрә Хәниф кызы чыгыш ясады.Түгәрәк өстәлдә укытучылар дәреслекләр, эш программалары, ачык дәресләр турында сөйләштеләр.