Ул "Яңа стандартлар-яңа педагогик алымнар" темасына үткәрелде. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты, физика,информатика,математика фәннәренең кураторы Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Районның физика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Шакирова Әлфия Зөфәр кызы уку елына тулаем анализ ясады. Киңәшмәдә районның физика укытучылары Хуснутдинова Фирдәүс Хөснулла кызы, Хуснуллин Илгиз Миннулла улы, Вәлиәхмәтова Зөһрә Мияссар кызы чыгыш ясадылар.Теләче урта мәктәбенең физика укытучысы Алексеева Илсөя Хәмитовна ФГОС таләпләренә туры килгән дәрес курсәтте.Методик берләшмә утырышында дәрескә анализ һәм узанализ ясалды.Түгәрәк өстәлдә укытучылар дәреслекләр, эш программалары, ачык дәресләр турында сөйләштеләр.