21 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә информатика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте.

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты, физика,информатика,математика фәннәренең кураторы Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Районның информатика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Замалутдинова Айгөл Рәүф кызы уку елына тулаем анализ ясады. Киңәшмәдә районның информатика укытучылары Данилина С.Ю, Галимзянова Г.А., Гаязова Л.Р., Низамов И.Ф, Фасхетдинов А.Х чыгыш ясадылар. Теләче урта мәктәбенең информатика укытучысы Гаптрахманов Фәнис Фәнилевич ФГОС тәлапләренә туры килгән дәрес курсәтте. Методик берләшмә утырышында дәрескә анализ һәм узанализ ясалды. Түгәрәк өстәлдә укытучылар дәреслекләр, эш программалары, ачык дәресләр турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International