22 август көнне Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогларының “Заманча белем бирү: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык” дип исемләнгән август киңәшмәсе үтте.

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы 2016-2017 уку елының отчеты белән, Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы киләсе уку елының планы белән таныштырып үттеләр. Икенче көн тәртибендә методист Гараева Рушания Ринат кызы “Өстәмә белем бирү программаларын проектлаштыру” дигән темага чыгыш ясады. Алга таба өстәмә чыгыш ясаучылар: өстәмә белем бирү педагоглары Сахабиева Люция Заһитовна “Төрле катлаулылыктагы булган өч биеклек программалар”, Шаипова Раъно Исам кызы “Җитез куллар” түгәрәгендә төрле биеклектәге белем бирү”, Галимзянова Фәния Габделхак кызы “Өстәмә белем бирү программаларын проектлаштыруда инклюзив белем бирү”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International